Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Социаль үзәк педагоглары “Игелекле кул суз миңа” дигән акция уздырдылар

Бу чарада балалар үз эшләрен анализларга өйрәнделәр.

Демография милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә Радуга халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева социаль хезмәт алучылар бүлекчәсе карамагындагы балигъ булмаган балалар белән Игелеклк кул суз миңа” дигән социаль акция үткәрде.

Балалар яхшы сүзләр яздылар, бер-берсенә һәм дөнья яхшырак булсын өчен нинди яхшы сүзләр әйтергә, нинди игелекле эшләр эшләргә телиләр – үз юлламаларын алар бәхетле тыныч балачакны символлаштыра торган “уч-кәгазь”гә язып куйдылар.

Әлеге акция балаларны игелекле гамәлләр кылырга, якыннарына рәхмәт белдерә белергә, үзләренең һәм чит кешеләрнең гамәлләрен анализларга, изге гамәлләр кылуның мөһимлеген аңларга өйрәтә.

Социаль педагог Людмила Голубева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса