Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Социаль педагоглар “Куркынычсыз җәй” дигән онлайн консультация үткәрделәр

Балаларга җәйге каникуллар чорында шәһәрдә һәм табигатьтә тормыш куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Җәй – балалар һәм өлкәннәр өчен бик матур, көтеп алынган вакыт, җәйне барысы да яраталар. Бу – кояшлы һәм җылы көннәр, табигать кочагы һәм саф һава, гөмбә һәм җиләк җыю, су буенда ял итү, балык тоту, учак ягу һәм шашлык кыздыру кебек матур вакытлар.

Социаль педагоглар Ольга Лукашова белән Людмила Голубева балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән телефон элемтәсе һәм WhatsApp мобиль кушымтасы видеоэлемтәсе  аша “Куркынычсыз җәй” дигән онлайн консультация үткәрделәр.

Җәйге чорда балигъ булмаганнарның имгәнүләрен, бәла-казага юлыгуларын булдырмау максатыннан, педагоглар балаларга җәйге каникулларда шәһәрдә һәм табигатьтә чакта үз-үзеңне тотуның, тормыш куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ата-аналарны баланың кайда урнашуын ачыклый торган һәм аның тирәсендә әйләнә-тирәдәге тавыш-хәрәкәтләрне “тыңлый” һәм “аера” торган мобиль кушымталар белән таныштырдылар.

Ольга Лукашова, социаль педагог

Людмила Голубева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X