Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

“Сосновка”дагы маҗаралар

Лагерьда ял итү - гадәти җәйге ял гына түгел, ул баланың үсешендә, камилләшүендә бик мөһим баскыч. Ул аңа үзен ирекле хис итәргә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә яшүсмер бәйсезлек, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык кебек тормышта кирәкле сыйфатларны үзләштерә, үстерә. Ата-ана карамагыннан вакытлыча арынып тору да кечкенә шәхес үсешендә гаять зур роль уйный. Аралашу,...

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотолары.
"ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Сосновка" лагере - бөтен илгә сибелгән предприятие бүлекчәләре хезмәткәрләренең балалары өчен менә дигән ял итү һәм сәламәтлек ныгыту урыны. Балалар утраучыгы эшчәнлегендәге төп юнәлешләр: сәламәтләндерү, белем бирү һәм мавыктыргыч шөгыльләр - саф һавада йөрү, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү, экскурсияләр оештыру, фестивальдә катнашу, кызыксына торган шөгыльләреңдә үзеңне сынау. Балаларга һәрдаим эш төрләрен, тәэсирләрне алыштырып тору мөһим, бу онытылмаслык, үзенчәлекле ялның күркәмлегендә төп адымнарның берсе булып тора.
"Сосновка" лагереның беренче сменасы, һәрвакыттагыча, үз эшен 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә башлап җибәрә. Ул бу көннән башлап, борчулары, мәшәкатьләре һәм шатлыклары белән кечкенә балалар иленә әверелә. Икенче сменага старт исә 24 июнь көнне бирелә.
Быел икенче сменада 202 бала сәламәтлеген ныгытты. Алар, Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы, Лениногорск, Алабуга кебек шәһәр һәм районнардан килеп, барысы бер "казан"да кайнадылар. Яшь үзенчәлекләренә карап, 6 отряд төзегәннәр. Иң өлкән балалар арасында киң танылган мультфильмнан алынган "Бикини Боттом" булса, калганнары "Подводная братва", "Сочи", "Новая волна", "Морские капитаны" булганнар, иң кечкенәләр исә, исеменә күрә җисеме дигән кебек, үзләренә "Пираты" кушаматы алган. Укучылар килеп урнашу белән балачак иле кырмыска оясын хәтерләтә - күмәк эш кайный башлый, чөнки отрядлар белән җитәкчелек итү талантлы, алыштыргысыз, үз эшләренә бирелгән вожатыйларга тапшырыла. Алар, тәрбияләнүчеләренең ихлас йөрәкләрендә кызыксынучанлык, үз-үзләренә ышаныч уты кабызып, игелекле сукмактан алып баралар. Барлык тәрбиячеләр дә - бик сәләтле, алыштыргысыз, балалар өчен якын дус, ышанычлы терәк булырлык шәхесләр. Шулай да искиткеч актив, бар яктан да сәләтле Альбина Кадыйрованы, гадел, акыллы, һәрвакыт бала күңеленә юл таба белүче тәрбиячеләр Илһам Сәгыйтовны, Регина Билалетдинованы, Вадим Новиковны аерым билгеләп үтәсе килә. Алар, барлык тәрбиячеләр кебек үк, үз отрядларындагы балаларның ихлас рәхмәтен яулаган талант ияләре.
Смена дәвамында бик күп чаралар үткәрелә. Быелгы смена диңгез темасын юлдаш итеп алганга күрә, билгеле инде, күпчелек чаралар да диңгез темасын чагылдыра. Балалар күңелендә уелып калганнар арасында иң-иңнәре - "Палубада музыка уйный" бию бәйгесе, клипомания һәм башкалар. Алар зур теләк белән экскурсияләргә йөриләр, бик күп спорт чараларында актив катнашалар, җырлар өйрәнәләр, республиканың гореф-гадәтләре белән танышалар, стан
цияләр буйлап сәяхәт кылалар, нарат урманының саф һавасында уйныйлар, төрле турнирларда чыгыш ясап, үз-ләренең кечкенә рекордларын куялар, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, рәсем һәм плакат ясау конкурсларында катнашалар, тематик көннәрдә ниндидер яңа белемнәр үзләштерәләр. Шулай ук рәсем түгәрәге, пионербол, баскетбол, футбол, шахмат-шашка кебек секцияләр эшли.
"Гадәттәгечә, икенче сменага иң актив, бар яктан да оста, иҗади балалар җыела. Чөнки бу вакыт аралыгында "Татнефть" җәмгыяте составындагы балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале үтә. Быелгы тәрбияләнүчеләребезнең дә уңган-булганлыкларын, осталык-ларын сөйләп бетерәм димә. Яшь йол-дызчыкларның берсен алып, берсен куя торган түгел. Кемне теләсәң, шуны сурәтли алган артист Александр Овчинниковны, бик якты кызчык, үзен чып-чын алып баручы ролендә таныткан Сабина Шәвәлиеваны, моңлы җырчылар Даша Кириллованы, Алабуга кунагы Юлия Кашкареваны билгеләп үтәсе килә. Аларның иңендә яуланган бихисап җиңүләр - безнең өчен горурлык", - ди җәйге лагерьның педагог-оештыручысы Юлия Мельникова.
Балалар һәркөнне тулы кыйммәтле туклану алалар. Көнгә 6 тапкыр ашаудан кала, алар кислород коктейле белән дә сыйланалар. Төрле һәм бик тәмле ризыкларны "Сосновка"ның уңган-булган пешекчеләре әзерли. Рационда - җиләк-җимеш, файдалы һәм тәмле соклар, йогуртлар, яшелчә салатлары һәм башкалар. Балалар сәламәтлеге һәрдаим лагерьның медицина персоналы күзәтүендә тора.
Лагерьдагы күңелле, онытылмас минутлар бер мизгел эчендә үтә дә китә шул. Менә саубуллашу көне дә килеп җитте.
13 июль көнне "Сосновка" сәламәтләндерү лагеренда икенче смена ябылуга багышланган тантаналы чара үтте. Балалар тәрбиячеләре белән бергә биеделәр дә, җырладылар да, кызыклы театральләштерелгән тамаша күрсәтеп, әти-әниләрен һәм якыннарын сөендерделәр. Иң кадерле кешеләре аларның, чыннан да, бу вакыт аралыгында бик күп нәрсәләргә өйрәнгәнлекләрен һәм чын артистларга әйләнеп баруларын күреп, "бәхет диңгезе"ндә йөзде-ләр. Тәрбияләнүчеләрнең диңгездәге маҗараларны, сәяхәтләрне тасвирлау мизгелләре бик кызыклы һәм матур итеп уйланылган иде, төрле тапшыруларның кечкенә геройлары бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Бәйрәм соңында, балалар һәм кунаклар "Татнефть" җәмгыятенең сәламәтләндерү лагерьлары фестивалендә күрсәткән, Мәдәният елы темасына әзерләнгән номер белән таң калдырдылар, барыбыз да "Әкият иле"ндә кунак булдык. Әйе, фестиваль вакытында алар үзләрен иҗади бәйгедә генә түгел, спорт өлкәсендә дә лаеклы күрсәтәләр. Шулай итеп, алар "Татнефть" җәмгыяте балалар сәламәтләндерү лагерьларының 19 нчы фестиваленең төп бүләгенә - "Иң яхшы режиссер куелышы" номинациясендә 1 нче урынга лаек булалар. Спорт эстафетасында икенчелекне яулыйлар. Фестивальдә актив катнашканы өчен коллектив Диплом белән бүләкләнә. Шул рәвешле, "Сосновка" лагере тагын өч Дипломга байый.
Саубуллашу тантанасында "ТНГ-Групп" җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиев тә катнашты. Ул фестивальдә яхшы чыгыш
ясаучыларга Дипломнар тапшырды (өстәге рәсемдә). "Шундый команда әзерләүләре өчен тәрбиячеләргә, җәйге лагерь җитәкчелегенә зур рәхмәт. Фестивальдә безнең "Сосновка", гадәттәгечә, башкалардан аерылып торды. Бездә тәрбияләнүчеләр - бик талантлы. Дөрес оештырганда, алар могҗизалар тудырырга сәләтле", - дип, уй-фикерләрен җиткерде Шамил Фаик улы. Ул балаларны тантана белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде һәм киләчәктә дә аларга бары тик игелек һәм яхшылык кына юлдаш булуын теләде.
Кич белән бер-берсенә якын дус һәм тугры киңәшче булып беткән лагерь хезмәткәрләре һәм балалар саубуллашу учагына җыелдылар. Һәркем әлеге сихри утраучыкта үткән көннәрен искә алды. Күбесенә ямансу иде. Үзен яхшы яктан күрсәткән тәрбияләнүчеләр лагерь җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелде, һәрбер отрядка номинация бирелде, алар тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясаган эшләнмәләр һәм баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.
Тагын бер тапкыр лагерь хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, талант, күңел юмартлыгы һәм укучыларны лаеклы тәрбияләүләре өчен ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Алар эшенә иң зур бәя, әлбәттә, лагерь турындагы кичерешләре хакында балалар тара-фыннан әйтелгән изге, җылы сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса