Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Сау бул, җәй!

“Шәһәрнең мәдәни мохите” программасы кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре Я. Гашек урамында “Сау бул, җәй” дип исемләнгән күңелле аукцион үткәрделәр.

Чараның максаты китап укуны һәм китапны популярлаштырудан гыйбарәт иде. Анда төрле китап күргәзмәсе, матур әдәбиятка күзәтү һәм тамашачылар өчен төрле бәйгеләрне, викториналарны, мәзәкләрне, уеннарны үз эченә алган  күңел ачу программасы оештырылды. Барысына да “Күңелле кайтаваз” уены ошады. Укучылар, әдәби табышмакларга җавап биреп, җәй көне укылган китаплар турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Тизәйткечләр бәйгесе бик кызыклы булды. Кечкенә  катнашучылар җәй билгеләре турында үзләренең белемнәрен ныгыттылар, “Күңелле җәй” викторинасында бөҗәкләрнең, җиләк-җимешләрнең атамаларын искә төшерделәр. Һәр дөрес җавап өчен катнашучылар татлы күчтәнәчләргә алмашып була торган жетоннар алдылар.

Эльвина БӘХТИЯРОВА, абонемент китапханәчесе

Зилия ДАЕШЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса