Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Радуга» үзәгенең көндезге тору бүлегендә бәйрәм чарасы узды

Кызлар һәм егетләр «гранат» ыргыту җайланмасы белән күңелле генә ярыштылар һәм «Разведчиклар» конкурсында зирәклек, тапкырлык һәм күзәтүчәнлек күрсәттеләр.

Бөгелмәнең «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге тору бүлегендә социаль педагог Ольга Лукашова һәм психолог Ольга Колганова Ватанны саклаучылар көненә багышланган конкурс чарасы уздырдылар.

Очрашу башында Ольга Лукашова катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм ил сакчылары турында сөйләде. Ике командага бүленеп, егетләр һәм кызлар «Баһадирлар сугышы», «Шоферлар», «Очучылар», «Пешекче», «Разведчиклар» кебек конкурсларда үз осталыкларын күрсәттеләр.

Соңыннан кызлар бәйрәм уңаеннан егетләргә татлы сувенирлар бүләк иттеләр.

Ольга Колганова, психолог
Лукашова Ольга фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса