Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Радуга» комплекслы үзәгендә «Туган телем» дигән викторина уздырдылар

Балалар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр һәм рус телен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Бөгелмә районы «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә белгеч Ирина Широбокова балигъ булмаганнар өчен «Туган телем» дигән викторина үткәрде.

Чара башында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ә аннары, ике командага бүленеп, викторинада актив катнаштылар. Ярыш берничә турдан торды. Балалар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр һәм рус телен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде.

Широбокова Ирина, социаль эш буенча белгеч

Голубева Людмила фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса