Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Прогресс авылының яшь ата-аналарына балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре турында сөйләделәр

Тәрбиячеләр “Бала – төп пассажир” дигән профилактик чара үткәрде.

Транспорт дисциплинасын ныгыту, балалар травматизмын кисәтү һәм балигъ булмаганнарны машинада йөртү вакытында хокук бозуларны ачыклау максатыннан, Прогресс авылының балалар бакчасында “Бала – төп пассажир!” дигән профилактик чара узды.

Чарада китапханәче Миләүшә Миңнехәерова “Бала белән автомобильдә йөрүнең 7 куркынычсызлык кагыйдәсе” турында сөйләде. Бу хакта һәр яшь төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналарына мәгълүмат җиткерелде һәм электрон буклетлар таратылды (https://cloud.mail.ru/public/JxcD/JSLJ45qXz). Ата-аналар исә балаларның махсус утыргычларда һәм хәвефсезлек каешларының эләктерелгән булуын дәлилләп, фотолар җибәрделәр.

Тәрбиячеләр машина йөртүче ата-аналарга балаларын имин йөртүне тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәклеген өндәп мөрәҗәгать итәләр.

Шуны да онытмаска кирәк, сез бары тик шәхси үрнәк белән генә балаларны җаваплылыкка һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә өйрәтә аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса