Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Прогресс авыл китапханәсендә кунакта җирле балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар булып китте

Китапханә хезмәткәре аларга китапханәнең тарихы турында сөйләде, матур итеп бизәлгән кызыклы китаплар белән таныштырды.

Бер үк вкытта китапларны ничек яхшы итеп карап тотарга кирәклеген, китап уку тәртибен дә аңлатты.  Киштәләрдә һәр китапның үз урыны бар икәнен белү балалар өчен бик кызыклы тоелды. Алар китап һәм журналларны киштәләрдән үзләре алып карадылар, рәсемнәр буенча фикер алыштылар.

Кмтапханә белән танышу дәресе булачак укучыларга бик ошады. Киләчәктә алар, мөгаен, китап сөючеләр исемлеген тулыландырыр һәм китапханәнең актив укучылары булырлар.

Миләүшә МИНХӘЕРОВА, Прогресс авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса