Полицейский булырга теләсәң...
Бөгелмә полицейскийлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары малайларның хыялын чынга ашырдылар
6 яшьлек игезәкләр үзләренең туган көнендә һич көтмәгәндә бүләк алдылар.
Социаль челтәрләргә мониторинг ясаганда, Бөгелмә тәртип сакчылары полицейский булырга хыялланган малай турында мәгълүматны күргән. Аның ДЦП белән авыручы игезәк сыңары Кирилл да бар икән. Иҗтимагый совет вәкилләре белән киңәшләшеп, полицейскийлар малайларны туган көне белән котларга, бүләкләр тапшырырга һәм баланы дәвалауда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә карар кылдылар. Балаларның котлауларына волонтерлар да кушылды.
Туган көннәрендә малайларга чын бәйрәм бүләк иттеләр. Алар бик бәхетле иде, чөнки көн саен андый кунаклар килми, әле җитмәсә, бүләкләре дә бар. Балалар юл хезмәткәрләре көгн саен йөри торган патруль автомобилендә утырдылар. Инспекторлар аларга махсус тавыш бирү һәм яктырту җайланмаларын күрсәттеләр. Малайлар чын полицейскийларның кулын кысып, бүләкләр һәм котлаулар кабул иттеләр. Полицейскийлар Кириллны реабилитацияләүгә ярдәм йөзеннән аның әнисенә акча тапшырдылар.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа