Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Подгорный мәктәбенең яшь туристлары велосипедларда экспедициягә чыкты

Алар туган якны өйрәнү максаты белән элеккеге кыр станы урыннарында артефакт предметларны эзләделәр.

Сентябрь аеның җылы якшәмбесе. Табигать алтынга күмелеп, кояш нурлары астында ялтырап ята. Һавасы саф, чиста. Подгорный мәктәбе туристлары бу көнне файда белән үткәрергә булды. Велосипедларга утырып, туган як буйлап сәяхәткә чыктылар. Бу сәфәрне укытучылары биргән бирем тагын да кызыклы итте. Яшь туристлар элеккеге кыр станы урыннарын тикшерделәр. Кыр станы дип әби-бабайлар тирә-юнь басулардан җыелган уңышны эшкәртү (киптерү, суктыру) урынын атап йөрткәннәр. Бөгелмә эзләнүчеләренең сәфәре нәтиҗәле булды. Алар бер үзенчәлекле чокырны таптылар. Авыл аксакаллары сүзләренә караганда, 60 ел элек биредә су коесы булган. Аның тирәсендә балалар заманча эзләү җиһазы ярдәмендә металл предметлар таптылар. Болар элеккеге эш кораллары. Араларында авыл хуҗалыгы техникасы калдыклары да бар иде. Алар, әлбәттә, тарихи әһәмияткә ия түгел. Кайбер табылган предметларның килеп чыгышын эзтабарлар шунда ук аңлатып бирә алмады. Алар алдында хәзер зур бурыч тора: экспедициядән алып кайткан артефакт предметларны тирәнтен өйрәнү. Бу балаларда туган як белән кызыксынуны тагын да арттырыр дип ышана остазлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса