Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Подгорный бистәсендә балалар өчен “Көз табышмаклары” конкурс-уен программасы үткәрелде

Чараның максаты - дөньяның елның теләсә кайсы вакытында матур булуы турында сөйләү.

Көз – ул соры күк йөзе һәм яңгырлы көннәр генә түгел, җылы Әбиләр чуагы да, җиңел салкынча җил дә һәм, әлбәттә, көзге төрле төстәге яфраклар да. Көзнең матур буяулары чуарлыгы, яктылыгы һәм төрлелеге белән кәефне күтәрә. Социаль хезмәтләр алучы инвалид балигъ булмаган балалар өчен Подгорный бистәсендә “Ачык дөнья” клубы кысаларында, матурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, “Уен терапиясе” технологияләрен кулланып, “Көз табышмаклары” конкурс-уен программасы узды, аны социаль эш буенча белгеч Ирина Широбокова әзерләде һәм үткәрде.

Чара балалар уйлансын өчен төрле сораулар бирү белән башланды. Сүзне әйтеп бетер конкурсында алар бергәләп көз турында табышмакларга җаваплар эзләделәр. Сүзләр төзе конкурсында анаграммалар чишү күздә тотылды, ә аннары төзелгән сүзләр арасыннан тематика буенча туры килми торганын табарга кирәк иде. Балалар бу сүзне атарга һәм ни өчен нәкъ менә аның артык булуын аңлатырга тиеш булды. Шулай ук кроссворд чишү һәм көз темасына пазллар төзү буенча конкурслар тәкъдим ителде.

Чара күңелле һәм мавыктыргыч узды. Балалар бик күп ләззәт һәм тәэсирләр, ә ахырдан өстәл уены - бүләк тә алдылар.

Ирина Широбокова, социаль эш буенча белгеч

Римма Сәйфиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса