Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Подгорный балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар өчен Россия көненә багышланган чаралар үткәрделәр

Балаларга безнең әләмнең ни өчен өч төстән торуын һәм һәр төснең нәрсә аңлатканын сөйләделәр.

Россия көне алдыннан Подгорный балалар бакчасында бу вакыйгага багышланган бәйрәм узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, хәрәкәтчән һәм музыкаль уеннар уйнадылар, Россия данын яклап көч сынаштылар, ә өлкән төркемнәрдә балалар Минем Ватаным – Россиядигән презентация карадылар.

Барлык чараларның максаты – балаларда Россия турында, Туган ил турында күзаллаулар формалаштыру, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Россия гербында ике башлы бөркет сурәтләнгән, аның башлары төрле якларга карый. Бөркет көчле булу символы. Димәк, Гербында бөркет сурәтләнгән дәүләт көчле һәм җиңелмәс дигән сүз. Ни өчен бөркетнең башы ике? Безнең дәүләт бик зур һәм бөркет башы көнбатышка да, көнчыгышка да карый, зур дәүләтнең бердәм булуын күрсәтә.

Балаларга безнең флаг ни өчен өч төстән торуы һәм һәр төснең нәрсә аңлатуы турында да сөйләделәр. Ак төс – каенны, зәңгәр – күк йөзе төсен. Ә кызыл полоса кызарып таң атуын тасвирлый.

Россия көне – ул азатлык, тынычлык һәм шәфкатьлелек бәйрәме. Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә, шул ук вакытта Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркемнең җаваплы булуын искәртә.

Россия көненә багышланган чара спорт мәйданчыгында дәвам итте, анда балалар үзләренең нинди кыю, җитез һәм өлгер булуларын күрсәттеләр. Бәйрәм соңында барлык балаларны да “Дуслык әйлән-бәйләне” берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса