Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Һөнәрләр белән танышу

Тимер юлчылар көне уңаеннан, “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә рельслы юлларда йөри торган транспорт чараларына бәйле һөнәрләр белән таныштыру викторинасы узды.

Чара тимер юл транспорты турында булган белемнәрне ныгытуны, бу өлкәдә эшләүчеләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, шул ук вакытта тимер юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерүгә багышланган иде. 

 Дәрес барышында балалар тимер юл һәм анда йөри торган транспорт тарихына, анда эшләүче һөнәр ияләренә бәйле күп терминнар белделәр, поездда, перронда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, викторинада актив катнаштылар. 

Һөнәрләргә багышланган дәресләр үзәктә дәваланучы балаларда һәрчак зур кызыксыну уята, карашларын киңәйтә, киләчәк өчен яңа офыклар да ача.

Альбина Иркәгалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса