Ничек матур биредә! Сабыйларның саф, самими йөзләре Хода хозурлыгы белән янып тора. Зәңгәр биеклекләргә берсе артыннан берсе, ярус-ярус булып күтәрелгән чыршы, нарат, карагайларның тигез сафлары сабыйларның кече, урта һәм өлкән яшьтәге отрядларын хәтерләтә. "Сосновка" лагерена кергән һәр олы кеше сокланулы аһын җиткерә, җиңел сулый - ничек матур биредә!
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
"РАРК" (квалификация үстерү региональ агентлыгы) филиалы директоры Елена Санкова яшүсмер чактан ук күңелгә уелып калган җырны исебезгә төшерә: "Взвейтесь кострами, синие ночи!" Дулкын-дулкын булып балачак, үсмер чак хатирәләре йөгерә.
Без, телевидение, газета һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, директор Любовь ханым Хөсәенова кебек мөлаем педагог белән исәнләшеп, җир йөзендә дә күңелгә хозурлык бирә торган урын булыр икән дип, эчкә - түгәрәк кенә куакларда хуш исләрен чәчеп утырган розалар бакчасына үтәбез.
Бүген биредә җаваплы иҗтимагый-хокукый чара - балаларга һөнәр сайлауның серләрен ачып, сәнәгатькә кирәкле белгечлекләр хакында мәгълүмат бирергә максат тоткан мәйдан үткәрелә. Балалар һәм педагог-психологлар бергәләп бәхет иленә илткән ике мөһим юлны - һәр кешенең ихтыяри бәхетле булу теләген һәм мәҗбүри дәүләт заруриятен кавыштыру мөмкинлеген эзли.
Мәшгульлек үзәге директоры Эльвира ханым Ризванова сүзләреннән бу төр очрашуларның җәйге лагерьларда өченче тапкыр үткәрелүен, аларда 300 бала катнашуын белдек.
Профориентацион укулар мавыктыргыч уен һәм кызыклы әңгәмә рәвешендә үтте. Иҗади бәйгеләр һәм интеллектуаль биремнәр аша балалар шәһәребезнең хезмәт базары ихтыяҗлык кичергән белгечлекләрне ачыкладылар, "Һөнәрләр дөньясы" дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар.
Тәрбия учакларының мәшгульлек үзәге һәм РАРК белән хезмәттәшлек программасы эзлекле рәвештә үткәрелә. Мәктәпләрдә балаларны "Яраткан һөнәрем" дигән танып-белү лекцияләре, "Кем булырга?" темасына автоматлаштырылган тестлар һәм "БЭНЗ", "БМЗ", "ТНГ-Групп", "Бөгелмә электр челтәре" җәмгыятьләренә, тегү фабрикасына экскурсияләр көтә.
Хак, кайсыдыр очрашуда баланың зиһене тетрәп, хиссиятенә туры килгән һөнәр ачылып китәргә мөмкин. Бөек Альберт Эйнштейнның: "12 яшемдә мин тиңсез могҗизага тап булдым, ул Евклидның "Башлангычлар" китабы иде", - дип язганы мәгълүм. Үсмер чакта укыган китап галимне "Нисбәтлелек тәгълиматы"на нигезләнгән яңа, Ньютон механикасыннан үзгә физиканы ачуга илһамландыра: җиһанда катгый төстә алдан билгеләнгән абсолют вакыт, абсолют пространство юк, алар үзләренең туу ноктасына нисбәтле.