Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

“Музей – балалар карашыннан”

“Я. Гашек музее” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре шундый исем астында балалар рәсеме конкурсы игълан иткәннәр иде.

2020 елның 18 маенда – Халыкара музейлар көнендә старт алган бәйге 4 – 14 яшьлек балаларның эшләрен тәкъдим итә. Чараны оештыруның максаты – үсеп килүче буынны музей мәдәниятенә җәлеп итү.

Эпидемиологик вәзгыять аркасында, әлеге конкурс контактсыз рәвештә үткәрелде. Катнашучылар бик тырыштылар һәм үзләренең  матур, үзенчәлекле эшләре белән сөендерделәр. Балаларның рәсемнәрендә музей һәм аның хезмәткәрләре кайвакыт бөтенләй көтелмәгән яклардан ачылып китә. Конкурста катнашкан һәркемгә сертификатлар тапшырылачак. Конкурс эшләре белән музейның социаль челтәрләрдәге битләрендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса