Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

20нче “Ладушки” балалар бакчасында “Җәлил һәм нәни җәлилчеләр” дигән әдәби-музыкаль тамаша үтте

Балалар Мусаның балачагында балык тоткан хатирәсен тыңлап, чын дуслар турында фикер алыштылар.

Тамашада балалар Муса Җәлил тормышыннан истәлекле вакыйгалар тыңлап, белемнәрен арттырды. Шигырьләрен сәхнәләштереп, рус һәм татар телләрендә үзләренең иптәшләре алдында чыгыш ясады. Шул шигырьләргә төшерелгән видеороликларны карадылар.Тамашада Мусаның “Әтәч” (10нчы төркем балалары – Анелия, Тимур, Ислам, Давид), “Карак песи” (12нче төркем балалары – Ярослава, Әминә, Нураддин, София, Аурелия), “Случай в подъезде” (13нче төркем – Данил), “Мой пёс” (5нче төркем – Макар Ерзов – “Бөтендөнья Җәлил укулары -2020” бәйгесендә катнашучы) исемле шигырьләре яңгырады.

Балалар Мусаның балачагында балык тоткан хатирәсен тыңлап, чын дуслар турында фикер алыштылар. “Туган илне ярату, туган илгә тугры булу – нәрсә ул?”  дигән сорауга җавап бирделәр. Бәйрәм барышында балалар, Җәлилнең иң яраткан “Кәрия-Зәкәрия” уенын уйнап һәм парлы татар биюен биеп, тамашага ямь өстенә ямь өстәде. Музыкаль бизәлешне бакчабызның музыка җитәкчеләре Лидия Часовская һәм Лилия Кошелькова башкардылар.

Бу тамаша балалар күңелендә матур хисләр калдырды.

Алсу Миңнеголова, татар теле тәрбиячесе

Фотолар: Лилия Кошелькова    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса