Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

“Муха– Цокотуха”ның туган көне

Үзәк балалар китапханәсендә совет балалар әдәбиятына нигез салучы Корней Чуковскийга багышланган чара узды

Берничә буын балаларның тормышы аның шигырьләре белән башлана, аерым әйткәндә, балага зур әдәбиятка юл ача торган “Муха– Цокотуха” әкиятеннән. 35 нче Дельфин балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Муха-Цокотуханың туган көнен билгеләп үттеләр. Балалар актерлар булдылар һәм әкият геройларына әверелделәр. Үзенең туган көне уңаеннан, Чебен үз янына кунакларны: бөҗәкләрне, тараканнарны, күбәләкләрне, бал кортларын чәйгә чакырды. Бәйрәмнең иң кызган чагында Чебенгә явыз карт үрмәкүч һөҗүм итте. Батыр черки, гомерен куркыныч астына куеп, бәйрәм героен явызлыктан коткарды һәм бәйрәм күңелле биюләр белән дәвам иттерелде. Авторның үз табышмаклары, балаларны уйланырга мәҗбүр итте, шулай да аларга җаваплар табылды. Тылсымлы сандыкта Корней бабай әкиятләрендә искә алынган әйберләр ята иде, балалар алардан өземтә китерергә тиешләр иде һәм бу бурыч та уңышлы үтәлде. Соңыннан мультфильм карадылар һәм татлы призлар алдылар.

 

 А. КОТЛОВА

үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе,

Н. СУШКОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса