Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Мин бакчачы булыр идем

Бөгелмәнең “Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә бакчачы һөнәре белән таныштыру дәресе уздырылды.

Чара балаларга һөнәри юнәлеш бирү, атап әйткәндә, бакчачы эше белән таныштыру, бу хезмәт өчен нинди эш кораллары кирәклеге турында мәгълүмат бирү, игътибарлы булу кебек сыйфатларны үстерү, хәтерне яхшырту һәм табигатькә карата кызыксынучанлыкны үстерүне күздә тотты.

Дәрес барышында балалар чәчәкләр турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, кораллар белән эшләү тәртибе, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр. Дәрес ахырында балалар чын бакчачылар булырга тырыштылар: чәчәкләр утырттылар һәм су сиптеләр.

Һөнәри юнәлеш бирүче мондый дәресләр балаларга үз мөмкинлекләреңне ачыклау һәм тормышта дөрес юл сайлау өчен кирәк.

Альбина Иркәгалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса