Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Кышкы спартакиада

Спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачулар - күмәк ял итүнең киң кулланыла торган формасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйрәмнәрдә теләп катнашуына, соңыннан физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп китүләренә зур этәргеч булып тора. Бу бәйрәмнәр балада шәхес формалашуга да билгеле бер юнәлеш бирә.

Илсөяр МӘГАЛИМОВА,
Кодаш балалар бакчасы тәрбиячесе.
Автор фотосы.

6 февраль көнне безнең Кодаш авылы "Чишмәкәй" балалар бакчасында, зурлар һәм кечкенәләр төркемнәре белән берлектә, "Кышкы спартакиада"
булып узды.

Бәйрәм программасына төрле физик күнегүләр, спорт элементлары катнаш уеннар, уен-эстафеталар кертелгән иде. Ярышларда балалар бик теләп катнаштылар, югалып калмаска, көчле булырга тырыштылар. Барысының да кәефләре яхшы, күңелләре күтәренке иде. Хәрәкәтчәнлек ягыннан төрле дәрәҗәдәге балалар берләшкәндә, аларның бер-берсенә йогынтысы арта, артта калучылар көчлерәк иптәшләре дәрәҗәсенә җитәргә тырыша. Балалар ничек отышлы эш итәргә икәнен күрәләр, иң яхшылардан үрнәк алалар, үз иптәшләренең уңышларына шатланалар. Бер максат өчен көрәшү, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, кыенлыкларны җиңеп чыгу коллективны тагын да берләштерә.

Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларыбызның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Без, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр, шушы юнәлештә эш алып барырга тиеш. Сәламәт һәм бар яктан да үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү - барыбызның да мөһим бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса