Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Китапханәгә сәяхәт

Балалар китапханә тормышы белән таныштылар.

Китап – белем чишмәсе дигән төшенчәне барысы да белә. Аеруча – “Тамчыкай” 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. Алар шәһәребезнең 3нче китапханәсе филиалының даими кунаклары. Чөнки китапханәнең мөлаем хуҗабикәләре Әлфирә Әгъзамова һәм Альбина Сабитова балаларны бик көтеп каршы алалар, китап дөньясына онытылмаслык сәяхәткә алып китәләр.

Күптән түгел үткән чираттагы очрашу да бик күңелле һәм нәтиҗәле булды. Балалар китапханә тормышы белән тирәнтен таныштылар. Һәр китапның тема буенча үз урыны бар, китаплар коллекциясе бик бай. Анда әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр күп.

Безнең “Тамчыкай” балалар бакчасында кешеләргә ярдәм итү даими традициягә әйләнде. Балалар һәм аларның әти-әниләре зур кызыксыну белән шушы юнәлештә эшлиләр. Бу очрашуга да балалар – кечкенә волонтёрлар буш кул белән килмәде. Алар китапханәгә китаплар бүләк иттеләр, фондны баеттылар.

Очрашу бик матур узды. Балалар да кылган эшләреннән, китапханәчеләр дә олы бүләктән кәнәгать калдылар. Мондый очрашу-күрешүләр ешрак булса иде. Киләчәк буын шулай тәрбияләнә.

Алена Ризванова, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса