Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Карабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз” дип исемләнгән чара оештырды

Әлеге изге эшкә кеше тормышына битараф булмаганнар кушылды. Аларның ярдәме белән физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр алынды һәм тапшырылды.

Укытучы, логопед-дефектолог Люция Звегинцева физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Рәсемдә – сәнгать” (“Живопись маслом”) дип исемләнгән мастер-класс оештырды. Бу очрашу “үзенчәлекле” балалар өчен Яңа ел бүләге булды. Шуны әйтергә кирәк, мондый очрашулар инде традициягә әверелеп бара һәм алар балаларның гадәти көндәлек тормышын бер булса да үзгәртү, дуслар белән аралашу өчен яхшы мөмкинлек.

Люция Звегинцевага “Благодарение” хәйрия фондының яшь иреклеләре ярдәм итте. Алар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган барлык чараларда актив катнаштылар һәм моны күңел җылысы һәм мәхәббәт белән эшләделәр.

Балалар иҗат иткән арада, аларның әниләре “Шәхси теләкләр картасы”н  төзеделәр. Бу эштә аларга Карабаш 2нче урта мәктәбенең педагог-психологы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Ландыш Акмалова ярдәм итте.

Юлия Төхбәтуллина, мәдәният хезмәткәре

Ландыш Акмалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса