Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Искорка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кышларга калган кошлар белән таныштылар

«Искорка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кышларга калган кошлар белән таныштылар

11нче «Искорка» балалар бакчасында «Кышын кошларны ашат – язын алар сиңа булышыр!” дигән “табигатьне саклау” акциясе  узды.

Балалар кышлаучы кошлар, аерым алганда, песнәкләрнең төрле төрләре белән таныштылар, кошларның тышкы кыяфәте һәм тәртип үзенчәлекләрен билгеләп, табышмакларга җавап бирделәр, кошлар турындагы җырлар, китаплар белән таныштылар.

Әңгәмә барышында “Кошлар нинди файда китерә? Ни өчен аларга кышын кеше ярдәме кирәк? Кошларга нәрсә ашатырга була, ә нәрсә ярамый?” кебек сорауларга җаваплар да белделәр.  Эш нәтиҗәсе булып, кошлар өчен эко-җимлекләр, җиләк-җимеш гирляндалары ясалды һәм алар балалар бакчасы участогына элеп куелды.

Балалар барысы да үзләре өчен нәтиҗә ясадылар: нәни дусларыбыз безнең кайгыртуга һәм ярдәмгә үз бәйрәмнәрендә генә түгел, ә кышын һәр көнне мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса