Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Искорка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм барышында милли киемнәрдәге малайлар һәм кызлар татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли уеннар уйнадылар.

11нче «Искорка» балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә, Халыкара туган тел көненә багышлап, «Туган телем – минем байлыгым!», «Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем!» дип исемләнгән чаралар узды.

Тәрбиячеләр балаларга бәйрәм һәм аның тарихы, безнең республикада яшәүче халыклар һәм алар сөйләшә торган телләр турында сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләрдә билгеләп үтелгәнчә, милли телләргә сакчыл карарга, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә кирәк. Педагоглар балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырдылар, аның ни өчен шулай дип аталуын аңлаттылар, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр.

Бәйрәм барышында милли киемнәрдәге малайлар һәм кызлар татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли уеннар уйнадылар. Балалар татар телен һәм татар фольклорын белүләрен күрсәттеләр.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсендә булдылар, шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлилнең батырлыгы турында сөйләштеләр, аның әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.

Барлык чаралар да Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса