Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Искорка» балалар бакчасында «Бала – төп пассажир!» дип исемләнгән профилактик чаралар уздырдылар

Өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр ата-аналарга балаларын һәрчак махсус креслоларда йөртергә һәм куркынычсызлык каешларын кулланырга өндәп мөрәҗәгать иттеләр.

11нче «Искорка» балалар бакчасында, балигъ булмаган пассажирлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, «Бала – төп пассажир!» дип исемләнгән профилактик чаралар узды. 

Педагоглар балалар белән куркынычсызлык минутлары, «Үзеңне автомобильдә ничек тотарга» дигән әңгәмә үткәрделәр, балалар автомобильгә махсус креслода утырырга, куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген белделәр.

Өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр ата-аналарга балаларын һәрвакыт махсус креслоларда йөртергә һәм куркынычсызлык каешларын кулланырга өндәп мөрәҗәгать иттеләр.

Ата-аналарның игътибарын пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү максатыннан, балалар бакчасына керү юлында «Бала – төп пассажир» билгесе куелды.

Балалар бакчасы педагоглары «Бөтен дөнья ишетсен, бала – төп пассажир!» акциясе пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүенә ярдәм итәр дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса