“Искорка” балалар бакчасы балалары “ришвәт” һәм “янап акча алу”ның ни-нәрсә икәнен белделәр
Чаралар Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
“Искорка” балалар бакчасы балалары “ришвәт” һәм “янап акча алу” төшенчәләренең нәрсә аңлатканын белделәр. Бу хакта Бөгелмә шәһәренең 11нче “Искорка” балалар бакчасы мөдире Ольга Вагенлейтнер сөйләде.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, балалар бакчасында “Әкиятләр дөньясында – коррупция” дип исемләнгән коррупциягә каршы тәрбия буенча чаралар узды.
Театральләштерелгән тамаша барышында балалар үзләре өчен “ришвәт”, “янап акча алу” кебек сүзләрнең ни аңлатканын белделәр, әкият геройлары белән бергә тормышта очрарга мөмкин булган төрле ситуацияләрне карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа