Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Интернет куркынычсызлыгы көне

Хәзерге вакытта Интернет челтәре киң таралыш алды.

Глобаль интернет-паутина өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә күп кенә эшләрдә төп ярдәмчегә әверелә. Биредә алар кирәкле мәгълүмат эзлиләр, мультфильмнар карыйлар, китаплар укыйлар, уйныйлар, аралашалар. Тик, кызганычка каршы, балалар өчен интернет зур куркыныч тудыра. Балаларның куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәргә?

Бердәм иминлек көне акциясе кысаларында, Интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгына багышланган мәгълүмати грамоталылык дәресе узды, үзәк балалар китапханәсе 35нче Дельфинбалалар бакчасына кунакка килде.

Имин Интернет электрон презентация ярдәмендә балалар Бөтендөнья челтәренең безнең тормышка файда кертүен һәм челтәрдә еш булудан нинди зыян булырга мөмкин икәнлеген белделәр. Алга таба Интернеттагы җинаятьчеләр, куркыныч программаларның, комарлы уеннар, интернет- хулиганлык кебек куркынычлар каралды. 

Китапханәче балаларга куркыныч турында кисәтүче һәм сак булырга өндәүче әкиятләрне искә төшерде. Әкияти сюжет һәм тормыш ситуациясе арасында кагыйдә уйлап табарга кирәк иде. Шулай итеп, Кызыл Башлык таныш булмаган бүрегә әбисенең өйдә берүзе һәм аның авыру булуы турында сөйләп бирә, хәтта өйгә ничек керергә икәнен дә сөйли. Интернетта да шулай ук балалар үзләренә таныш булмаган кешеләргә үзләре, гаиләсе турында сөйләсәләр, күңеле явыз кеше алардан файдалана һәм аларга зыян китерә ала. Икенче әкияттә, патшабикә, таныш булмаган әбидән алма алып ашый, билгесез карчыкка ышанып, мәңгелек йокы йокыга тара, шулай ук балалар да билгесез чыганаклардан сылтамалар буенча күчкәндә игътибарлы булырга тиеш. Ә атаклы Кабартма (Колобок) беркемне дә тыңламыйча бәлага эләгә, шуңа күрә барлык балалар да үз якыннарын, туганнарын тыңларга тиеш: телевизор, телефон, компьютер, Интернетта озак утырмаска, ә укырга кирәк. Морозко әкиятендәге ишарәләү, балаларга да дәрес булды: начар сүзләр язмаска, беркемне хурламаска, мыскылларга бирешмәскә.

 Мәгълүмати дәрес ахырында балалар Интернет - Фиксики” исемле мультфильм карадылар.

Анастасия КОТЛОВА

Оксана СОЛЬЦОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса