Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Күңелле балачак

Җиңүчеләргә – мактау һәм дан

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет “Полицейский Степа абый” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне котлады.

 Исегезгә төшерәбез, балалар иҗаты конкурсында 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 46 бала катнашты. Конкурста Степа абый постта (Виктория Павлова); Полицейский Степа абый” (Кирилл Долгов); “Бөтен планета сагында – полицейский Степа абый” (Юрий Курнатовский), Степа абый –  светофор” (Арсений Ермолаев) дигән хезмәтләр җиңүчеләр булып танылды.

Полиция хезмәткәрләре һәм иҗтимагый совет әгъзалары җиңүчеләр тәрбияләнә торган һәр балалар бакчасына махсус юл тоттылар, балаларны җиңүләре белән котладылар, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр һәм аларны алдагы елда бәйгедә катнашырга чакырдылар.

Тагын бер хушхәбәр: алты яшьлек  Виктория Павлованың эше конкурсның финал этабында иң күп тавыш җыйган.

 

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6