Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Күңелле балачак

Гаиләнең салават күпере

1 июнь көнне элеккеге Бөгелмә балалар йорты, ә хәзер "Гаилә иминлегенә теләктәшлек итү үзәге" янында шаулап-гөрләп Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. "Гаиләнең Салават күпере" исеме астында үткән массакүләм чара тәрбиягә алынган балалар гаиләләрен һәм Бөгелмә балалар йортыннан быел чыгып, олы тормышка аяк басучыларны берләштергән иде. Биредә балаларның кул эшләре ярминкәсе...

1 июнь көнне элеккеге Бөгелмә балалар йорты, ә хәзер "Гаилә иминлегенә теләктәшлек итү үзәге" янында шаулап-гөрләп Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр.


"Гаиләнең Салават күпере" исеме астында үткән массакүләм чара тәрбиягә алынган балалар гаиләләрен һәм Бөгелмә балалар йортыннан быел чыгып, олы тормышка аяк басучыларны берләштергән иде.
Биредә балаларның кул эшләре ярминкәсе дә булып узды. Анда төрле товар: кәгазьдән бөтереп ясалган картиналар, сәйләннән эшләнгән чәчәк бәйләмнәре, балчыктан ясалган әйберләр сатып алырга мөмкин булды. Ярминкәдән алынган табыш тәрбиягә бирелгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылачак экскурсия чыгымнарына тотылачак. Аларны җәй көне чал тарихлы Казан һәм Зөя шәһәрләре белән таныштырырга алып барырга ниятлиләр.
"Мамонтенок" волонтерлар хәрәкәте бу көнне халык арасында ятимлек проблемасы турында социаль сорашу үткәрде. Алар көче белән лотерея да уйналтылды. Бәйрәм концертын Укучылар сарае коллективлары күрсәтте. Үзәк территориясендә балалар асфальтка "Эх, җәй!" темасына рәсемнәр ясады. Моннан тыш, балалар "Олимпия стартлары"нда көч сынашты. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Олылар да, балалар да бу чарадан күтәренке күңел белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса