Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

“Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Тел – рухи дөнья көзгесе” бәйрәме үткәрелде

Халыкара туган тел көне бөтен дөньяда 21 февральдә билгеләп үтелә.

Телне саклау – бик мөһим бурыч. Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. Һәр халык – ул үзгә кабатланмас мәдәният, гореф-гадәтләр, тарих һәм, әлбәттә, тел.

Бу көнне 6нчы “Дюймовочка” балалар бакчасында да, әлеге истәлекле вакыйгага багышлап, “Тел – рухи дөнья көзгесе” (“Родной язык – народа достоянье”) дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Әлеге тематик танып-белү чарасының максаты балаларга Россия һәм Татарстан Республикасының тел һәм мәдәни күптөрлелеген күрсәтү; үз халкының гасырларга сузылган гореф-гадәтләренә кызыксыну арттыру, аларның үз тамырларын белүләренә ярдәм итү; безнең төрле, әмма бергә булуыбызны аңлату иде.

Балалар әлеге тематик чарада зур кызыксыну белән һәм шатланып катнаштылар: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, рус һәм татар язучыларының әсәрләре буенча театральләштерелгән импровизация күрсәттеләр, халык уеннары уйнадылар. Бәйрәм чарасы Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә башкару белән тәмамланды.

Ә Татар мәдәният үзәгеннән килгән кунаклар төрле инструментлар күрсәттеләр һәм хәтта балаларга аларда уйнау мөмкинлеге дә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса