Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Дюймовочка» балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган чара уздырдылар

Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр яраткан шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.

15 февраль көнне 6нчы «Дюймовочка» балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Ул, Габдулла Тукай кебек үк, туган республикабыз һәм илебездән читтә киң танылган шагыйрь.

Әлеге чарада өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары актив катнашты. Балалар сәнгатьле итеп «Подъезддагы очрак», «Дару», «Яулык», «Кыз җыры» һ.б. шигырьләрне сөйләделәр. «Кызыл ромашка» һәм «Бала йокысы» шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Барлык балалар да бик тырыштылар, бигрәк тә өлкән төркемнән Айсинә Чигакова, Кирилл Шаталов, Валерия Рыбакова, Софья Сапугольцева, Валерия Литвинова, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Полина Важнова һәм Оскар Хафизов аерым билгеләп үтелде.

Балалар шагыйрьнең һәр шигырен күңелләре аша үткәрде һәм Муса Җәлилнең батырлыгына сокландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса