Дуслык – бик кадерле төшенчә
Бөгелмә социаль приютында Халыкара Дуслар көнен билгеләп үттеләр.
Педагоглар бу көнне балаларга “дуслык” төшенчәсенең нәрсә аңлатуы, дуслыкның бик кадерле сыйфат булуы турында сөйләделәр.
Балалар һәм яшүсмерләр дуслык темасына мәкальләр һәм канатлы әйтемнәр җыйдылар, гыйбрәтле хикәяләр укыдылар, мультфильмнар карадылар, иҗат эшләре белән дә шөгыльләнделәр, ә тагын яраткан җырларын җырладылар. Чара – дуслык темасын ачу – көне буе дәвам итте.
Көн ахырында балалар Халыкара дуслар көне ул – кемнең нинди җенестән һәм нинди яшьтә, кайсы милләттән һәм нинди диндә булуына карамастан, һәр кешенең күңелендә башкаларга мөнәсәбәттә туганлык дәрәҗәсендәге якын хис булу һәм моның нигезендә татулык, җылылык яту дигән нәтиҗә ясадылар.
Элеонора Фәтхуллина, тәрбияче
Лилия Сафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа