Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Чыршыларның була төрлесе

Чыннан да, чыршыларның ниндиләре генә юк?.. Сүз ясалма “гүзәлкәйләр” турында бара. 27нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Яңа ел бәйрәме символын төсле тасмалардан, кәгазьдән, агачтан ясаган. Бу эштә аларга әти-әниләре ярдәм иткән.

Яңа ел – һәркемнең яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе.

Нинди Яңа ел чыршысыз уза инде? Һәрбер гаилә өйнең түренә чыршы бизәп куя. Әмма күбебез чыршы белән бәйрәмнән соң нәрсә булганын уйлап та карамый? Кирәге беткән “чибәркәй”не чыгарып ташлыйлар. Ә бит

бер чыршыны үстерер өчен 10–15 ел кирәк. Чыршыларны кисү табигатькә зур зыян китерә.

27нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлназ Абалакова, Людмила Маркова балаларга экология буенча тәрбия бирүдә зур эш алып баралар. Яңа ел бәйрәменә багышлап, алар бакчада “Чыршыны саклыйк” дигән акция уздырды. Акция кысаларында, әти-әниләр белән берлектә, “Урман бизәге – чыршы” дигән темага күргәзмә оештырдылар.

Чыгарылыш төркеме балалары әти-әниләрдән “Бәйрәмгә нинди чыршы куясыз?” темасына интервью алдылар. Күп гаиләләрнең ясалма чыршы бизәүләре бик куанычлы факт булды.

Чын чыршысыз да Яңа елны каршы алып була икән. Әгәр дә без берничә чыршыны саклап кала алсак, бу – табигатькә зур бүләк! Бик тирән мәгънәгә ия булган әһәмиятле һәм тәрбияви әлеге чара балалар һәм әти-әниләр күңеленә сеңеп калыр дип өметләнәбез.

 Светлана Косякова

 Фото: Татьяна Бутвина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса