Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең “Ялкын” социаль приютында – 1 Май бәйрәме

Биредә тәрбияләнүчеләр спорт эстафетасының күп төрле ярышларында катнаштылар.

Барлык эстафеталар да балаларны физик яктан чыныктыруга, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү өчен кызыксындыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балигъ булмаганнарның хәрәкәт активлыгын күтәрүгә, коллективлык хисе, ярдәмчеллек һәм бер-береңә игътибар тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. 
Аннан соң малайлар һәм кызлар үзизоляция шартларында калган барлык туганнары һәм хезмәткәрләр өчен “Асфальтта – рәсемнәр” дигән онлайн котлау әзерләделәр. Педагоглар белән бергәләп,  клумбалар, чәчәк түтәлләре һәм теплицалар әзерләү буенча хезмәт десанты оештырдылар. 
1 Май бәйрәме тынычынлы уеннар уйнау һәм “Өйгә юл” фильмын карау белән тәмамланды.

Мария ТАЗОВА, тәрбияче
 ФОТО: Лариса ИБРАҺИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса