Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен күрсәттеләр.

Безнең көннәрдә сәламәтлек һәм иминлек өчен медиклар, тренерлар, педагоглар һәм психологлар гына көрәшми.

Балигъ булмаганнар да алардан калышмый: Ялкын социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Сәламәт кешеләр планетасы” дигән асфальтта рәсем конкурсында актив катнаштылар.

        Алар үз эшләрендә спорт, чыныгу, физкультура, сәламәт туклану белән шөгыльләнүгә мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр; мессенджерлар, ватсап, инстаграм аркылы яшьтәшләрен һәм өлкәннәрне үз сәламәтлекләренә сакчыл карашка өндәделәр; кулны сабынлап еш юарга, COVID-19” белән йогышланмас өчен шәхси саклану чараларыннан файдаланырга чакырдылар. Чара ахырында яшүсмерләр: “Зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә һәм дөрес тукланырга кирәк. Шулай ук көн тәртибе, сәламәт йокы һәм сулыш гимнастикасы турында да онытырга ярамый”, – дигән нәтиҗә ясадылар. Чарада барлыгы 10 бала катнашты.

Елена СЕЛЕЗНЕВА, тәрбияче

Ирина ВЕЧКИЛЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса