Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр белән “Детектив-шоу” танып-белү уены уздырдылар.

“Логика” һәм “Дедукция” детектив агентлыкларыннан килгән яшүсмерләр үзләрен детективлар ролендә сынап карадылар, дедукция һәм логикага сәләтен ачыкладылар, игътибарлылык һәм күзәтүчәнлек, зирәклек һәм тапкырлык күрсәттеләр, чөнки нәкъ менә шушы сыйфатлар чын детектив сыйфатлары булып тора да.

Педагоглар әзерләгән биремнәрдә балалар күренмәгән нәрсәләрне күрергә, билгесез булганнарын уйлап-ачыклап бетерергә, яшерелгәнне табарга, яңалыкны белергә өйрәнделәр; югалган урамнарны ачыкладылар; игътибар дәрәҗәсен ачыклау өчен биремнәр чиштеләр; куркынычсызлык һәм җаваплылылкны арттыру өчен күнегүләр эшләделәр; үз-үзеңне тотуның хокук нигезен аңлап, тәртибен билгеләделәр.

Ахырда агентлыкларның һәр катнашучысы Бөгелмә районында детектив эшчәнлеккә лицензия алды. Уен-күнекмәләр шуның белән тәмам булды.

Анастасия НАТАЛЬИНА, директор урынбасары

Лариса ИБРАҺИМОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса