Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең “Ялкын” приютында спорт һәм сәламәтлек көне узды

Спорт эстафеталарында төрле яшьтәге балалар катнашты.

Ялкынсоциаль приютында спорт һәм сәламәтлек көне узды. Бу хакта балалар үзәге укытучылары сөйләде.

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен тәрбияче Ирина Вечкилева “Бергә  яшәү күңелле” дигән спорт эстафетасы оештырды. Программа шактый бай эчтәлекле иде. Командаларга йөгерү, сикерүләр белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар җитезлек, реакция тизлеге, түземлек һәм команда рухы күрсәтә алдылар.

Тәрбияче Гөлнара Кәримова өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен уен терапиясе, бердәмлек, игелеклелек һәм үзара аңлашу күнекмәләрен алу, шулай ук хәрәкәт активлыгын үстерү максатыннан, “Йөз дустыма – йөз чара” дигән күңел ачу-уен программасы оештырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X