Бөгелмәнең “Ялкын” приютында хокукый дәрес узды.
Ул шаянлык, алдан уйланган гамәлләр, вандализм кебек төшенчәләрнең мәгънәсен аңлауга, анализлауга юнәлтелгән иде.
Педагоглар Булатова Энҗе һәм Петрова Ольга тарафыннан сайлап алынган рольле уеннар яшүсмерләргә аларны төгәл күзалларга ярдәм итте. Аннан соң һәр катнашучы тормыштан үз очракларын тәкъдим итте һәм балалар үзләренең нинди юнәлешкә туры килүен билгеләде.
Педагоглар белән бергә массакүләм мәгълүмат чараларыннан алынган хәбәр анализланды, ул беркемне дә битараф калдырмады: сугышчылар каберләреннән чардуганнарны урлау, чәчәкләрне туздырып ташлау – барысы да вандализм дип бәяләнде, законда моның өчен административ яки җинаять җаваплылыгы каралганлыгы да искә алынды.
Хокукый дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр нәтиҗә ясадылар: яшүсмерләр чорын һәр кеше тормышында-армый-талмый экспериментлар үткәрү, иҗади күтәрелеш һәм һөнәри үзбилгеләнеш өчен файдалы итеп уздырырга, үз вакытында танылган кешеләр яшь чакларында эшләгән кебек иҗат итү өчен үз потенциалын эшләтеп җибәрергә кирәк: И. Ньютон 24 яшендә дифференциаль һәм интеграль исәпләү идеясен уйлап тапкан, Бөтендөнья тарту көче законын ачты; А. Эйнштейн 25 яшьтә нисбәтлелек теориясен булдырды; А.С. Пушкин "Руслан һәм Людмила" дигән искиткеч поэмасын 21 яшендә язган.
Энҗе БУЛАТОВА, тәрбияче
Ольга ПЕТРОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа