Бөгелмәнең “Яңарыш” үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен Җәй бәйрәме оештырдылар.
Балалар бу көнне вакытны күңелле итеп үткәрү белән беррәттән, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән дә таныштылар.
Җәй нәрсә ул? Ул – күп яктылык! Ул – кыр, урман, мең могҗиза. Ул – күктәге болыт, ул – йөгерек елга, төрле төсле чәчәкләр, күк йөзе. Ул – бала аяклары өчен дөньядагы йөз юл!” дип язган каләм иясе Н. Балашов.
Чыннан да, җәй – гаҗәеп күңелле вакыт, балаларга рәхәтләнеп йөрергә, йөгерергә һәм сикерергә була. Нәкъ менә шул чорда күп вакытны саф һавада үткәрергә була.
Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, җәйге сәламәтләндерү һәм чыныктыру максатыннан, “Июль – җәйнең үзәге” дигән бәйрәм оештырылды.
Чара барышында балаларга кунакка Михаил Потапыч – аю килде. Герой белән бергә балалар җәйгә шатландылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, җиләк-җимешләр белән сыйландылар.
Саф һавада бәйрәмнәр тәрбияләнүчеләрдә сәламәт яшәү рәвешенә күнегүләр, табигатьтә үз-үзеңне хәвефсез тоту һәм реабилитация процессы өчен уңай атмосфера булдыруга ярдәм итә.
Ирина Здобнова, тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа