Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Кешеләргә яхшылык бүләк итегез» дигән чара узды

Балалар үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең гамәлләрен бәяләргә өйрәнделәр.

12 ноябрь көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә Игелек көненә багышланган «Кешеләргә яхшылык бүләк итегез» дигән чара узды.

Чараның максаты – гомумкешелек кыйммәтләрен: игелеклелек, якыннарына игътибар, мәрхәмәтлелек хисләре уяту, әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәрхәмәтле караш, тормышның барлык өлкәләрендә үз-үзеңне әдәпле тоту үрнәкләре тәрбияләү.

Балалар яхшылык, хөрмәт һәм әдәплелек турында сөйләштеләр, әти-әниләренә ничек булышуларын, изге гамәлләр кылуларын, энеләренә һәм сеңелләренә ярдәм итүләрен искә төшерделәр. “Күңелле сәламләү», «Тылсымлы урындык» дигән һәм башка төрле уеннар уйнадылар, әдәпле сүзләрне искә төшерделәр һәм барысы бергә «Игелек чәчәге» аппликациясен ясадылар.

Мондый чаралар балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр, якыннарына карата хөрмәт тәрбияли, ярдәм күрсәтергә өйрәтә. Балалар үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең гамәлләрен бәяләргә өйрәнделәр.

Виктория Наумовна, педагог-психолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса