Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең “СУ-2” районындагы дүрт балалар бакчасы спартакиадада җиңү өчен көрәште

Кышкы ярышларда 21, 38, 23 һәм 39нчы балалар бакчаларыннан командалар катнашты.

Һәр кешенең төп байлыгы – ул сәламәтлек, шуңа күрә балалар бакчаларында сәламәт бала тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Бүген 38нче балалар бакчасында “Кышкы спартакиада–2021” ярышлары булып узды, анда “СУ-2” районындагы балалар бакчаларыннан 4 команда катнашты.

21нче балалар бакчасыннан – “Отвага”, 39нчы бакчадан – “Дружные ребята”, 38нче бакчадан – “Убойная сила” һәм 23нче балалар бакчасыннан “Дружба” командалары үзара көч сынашты.

Чараны тантаналы ачканнан соң, барлык командалар да стартка китте. Спартакиада программасы бай эчтәлекле иде. Балалар төрле эстафеталарда ярыштылар. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Барлык командалар да көч, җитезлек, тизлек күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне игълан итү спорт бәйрәменең иң дулкынландыргыч һәм тантаналы мизгеле булды, анда беркем дә игътибардан читтә калмады.

“Кышкы спартакиада–2021”, чын мәгънәсендә, спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде. Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса