Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең «Салават күпере» балалар бакчасы балалары әниләрен котладылар

Урта төркем балалары видеомөрәҗәгать әзерләделәр.

Бәйрәм белән, безнең кадерле әниләребез!

Әни! Нинди матур сүз! Ә сабыйлар өчен бу –  иң мөһим сүз, чөнки әни – иң якын һәм кадерле кеше.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу көн –кадерле әниләребезгә рәхмәт белдерү, аларга игътибар күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

10нчы «Салават күпере» балалар бакчасында быел Әниләр көне онлайн режимда уза.

Атна буе балалар бакчасында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Безнең балалар әниләренә елмаюлар, шигырьләр, җырлар, биюләр һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр бүләк итәләр.

Менә «Кояшкай» урта төркем балалары да үз әниләре өчен видеомөрәҗәгать формасында гадәти булмаган бүләк әзерләделәр. Технологияләр гасыры могҗизалар тудыра. Төркем тәрбиячеләре Анна Николаевна һәм Алия Радиковна видео яздырдылар, анда балалар яраткан әниләре өчен шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, тәрбиячеләр белән бергәләп изге теләкләр белән котлаулар бүләк иттеләр.

Әниләр көне – бик матур көн. Бу көнне безнең һәркайсыбыз, ничә яшьтә булуына карамастан, әнисен котларга, аңа шылтыратып, сәламәтлеген һәм хәлен белешергә тиеш.

А. Н. Репьева, А. Р. Шәмсиева, төркем тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса