Бөгелмәнең «Радуга» үзәгендә психолог балаларны игътибарны үстерергә өйрәтте
Ул балаларга аз вакыт ала торган нәтиҗәле ысулларны күрсәтте.
Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Римма Сәйфиева кече яшьтәге мәктәп балалары белән игътибарның дәрәҗәсен һәм тотрыклылыгын үстерүгә юнәлдерелгән аерым дәресләр үткәрде.
Мәктәптә уку чорында кече яшьтәге мәктәп укучыларының игътибарын үстерү зарурлыгы, игътибарны иң кирәк юнәлешкә туплап, тиешле уку материалын үзләштерә белү ихтыяҗы туа. Чөнки яңа социаль рольне үзләштерүгә бәйле рәвештә дөньяны танып-белү формалашкан әлеге вакытта бу яшьтәге психологик үзенчәлекләр дә фикер таркалуга сәбәпче була.
Игътибарны үстерүнең иң киң таралган формасы булып уен эшчәнлеге тора. Балаларда игътибарның дәрәҗәсен үстерү һәм тотрыклылыкка өйрәтү максатыннан, психолог алар белән «Мюнстерберг тесты», «Күзәтү таблицасы» методикасын үткәрде. Игътибар дәрәҗәсен тикшергәннән соң, балалар кызыксынып «Сул-уң» дип аталган тренажерда уйнадылар.
Дәрес ахырында психолог балаларга күп вакыт һәм көч таләп итми торган, һәр көн саен, һәр уңайлы очракта башкарырга мөмкин булган игътибарны үстерү күнегүләренең нәтиҗәле алымнарын тәкъдим итте.
Психолог Римма Сәйфиева
Голубева Людмила фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа