Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең “Радуга” үзәгендә бакчачылар түгәрәге эшли.

Иң матуры – безнеке!

Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәтеннән файдаланучы гаиләләрдәге балаларны һәм яшүсмерләргә хезмәт тәрбиясе бирү эштә зур урын алып тора. “Бакчачылык” хезмәт  кабинеты базасында үткән шәхси дәресмләр дә “Үсемлекләр: Адан Яга кадәр” дип аталды һәм балаларны эшкә өйрәтү, аларга хезмәт тәрбиясе күнекмәләре бирүне максат итеп куйган.

Кыш көне, февраль аенда ук, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар, язын аларны түтзлләргә чыгарып утырту өчен дип, бәрхет гөле һәм әпетуния орлыкларын чәчкәннәр иде. Балалар үсентеләрне карадылар, су сиптеләр, туфрагын йомшартып тордылар, үсентеләрнең күтәрелеп китүенә бик сөенделәр.

Һәм менә күптән көтелгән көн килеп җитте, чәчәк үсентеләре үсеп җитте,     яфраклар гына түгел, чәчкә бөреләре пәйда булды, инде аларны ачык түтәлләргә күчерер вакыт җитте. 

Бакчачылар түгәрәге җитәкчесе Светлана Кирдина җитәкчелегендә үсмерләр, аерым-аерым килеп (заман таләбе – бергә җыелырга әле ярамый), гөлләрне түтәлләргә чыгарып утырттылар. 

Яратып үстерелгән, яхшы тәрбия алган чәчәкләр, һичшиксез, безнең социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бизәге булачак һәм барлык килүчеләр аларның матурлыгына һәм чәчәк атуларына җәй буе соклана алачак.

Кирдина Светлана, социаль эш буенча белгеч

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса