Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең "Радуга" үзәге педагогы балалар өчен "Көз бүләкләре" дигән дәрес оештырды

Дәрес, арт-терапия алымнарын кулланып, уен формасында үткәрелде.

Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Ачык дөнья» клубы эшли. Клуб эшчәнлегенең төп бурычларының берсетөркем белән уен эшчәнлеге алып бару шартларында балаларны социальләштерү һәм аларның иҗади үсешен тәэмин итү.

Социаль педагог Ольга Лукашова мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге инвалид балалар өчен, «Арт-тренинг» һәм «Игротерапия» технологияләрен кулланып, «Көз бүләкләре» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес уен формасында әвәләп ясау, рәсем ясау һәм аппликация кебек арт-терапия алымнарын кулланып үткәрелде. Биремнәрне үтәү барышында балалар уен процессына актив аңлатма бирделәр, көз бүләкләре турында бик теләп әңгәмә кордылар, пазллар җыйдылар һәм табышмакларга җавап эзләделәр. Балаларга бигрәк тә «аш пешерәбез һәм компот кайнатабыз» уены ошады, анда көзнең нинди бүләкләреннән аш пешерүләрен һәм компот кайнатуларын, ә нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрне чи килеш ешрак ашауларын   билгеләргә кирәк иде.

Очрашу ахырында һәр балага сусыл алма өләшенде, ә аннары чираттагы дәрескә балалар кабат уңайлы залда җыелырга теләк белдерделәр.

Социаль педагог Лукашова Ольга

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса