Бөгелмәнең "Радуга" үзәге педагогы ата-аналар белән чара үткәрде
Очрашуның максаты булып балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу торды.
Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева “Откровение” клубы эше кысаларында, ата-аналар, социаль хезмәт алучылар белән «Бала дөньясында» дигән коррекция дәресе үткәрде. Очрашуның максаты – балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне коррекцияләү, партнерлык һәм ата-аналар белән хезмәттәшлек итү мөнәсәбәтләрен билгеләү һәм үстерү.
Социаль педагог әниләрне үз балалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алымнары, каршылыклы ситуацияләрне чишү кагыйдәләре белән таныштырды. Ата-аналар «Үз балаңны ничек аңларга өйрәнергә» дигән видеоролик карадылар һәм алар үз балаларының ихтыяҗларын ни дәрәҗәдә яхшы белү-белмәү, хәлне балалар күзлегеннән күрү турындагы, үз баласын һәрвакыт аңлыйлармы дигән сорауларга җавап бирделәр.
Хис-кичерешләре, уйчан карашлары һәм эмоциональ киеренкелек аша кайбер ата-аналарның үз эчендә эшләве сизелеп торды.
Очрашу ахырында белгеч әниләргә балаларны уңышлы тәрбияләү темасына мәгълүмати материаллар, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырды.
Людмила Голубева әзерләде
Римма Сәйфиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа