Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Бөгелмәнең «Радуга» үзәге «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясендә катнашты

Балалар канцелярия кирәк-яраклары белән мәктәп букчалары алдылар.

Ел саен, инде 2007 елдан башлап, районыбызда, уку елы алдыннан бөтен республикадагы кебек үк, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән булачак беренче сыйныф укучыларына уку елына әзерләнергә ярдәм итәләр.

Бүгенге көндә баланы мәктәпкә җыю – җиңел эш түгел, бигрәк тә мохтаҗ гаиләләр өчен. Иң элек, сүз беренче сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтү турында бара. Яңа уку елы алар өчен шатлыклы вакыйгага әверелсен өчен, аларга мәктәп формасы, канцтоварлар һәм ранецлар кирәк.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе ярдәмендә булачак беренче сыйныф укучылары, «Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәтләреннән файдаланучы гаитләләр балалары хәйриячеләр: “Сетевая компания» ААҖ, “Таттелеком” ГАҖ Бөгелмә РУЭСы, «Мастер-Кляйн» һәм «ЭМЦ» җәмгыятьләреннән  мәктәп кирәк—яраклары тутырылган ранецлар алдылар.

Шул ук көнне «Радуга» Бөгелмә үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, «Сытая Панда» гаилә пиццериясе белән берлектә, балалар өчен уен чарасы да оештырдылар.

Социаль педагог Ольга Лукашова.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса