Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Күңелле балачак

Бөгелмәнең китап сөюче яшь укучылары балалар журналлары белән таныштылар

Хәзерге вакытта, мәгълүмати технологияләр чорында, балалар төрле танып-белү уеннары күп булган кызыклы балалар журналлары барлыгын бөтенләй оныттылар.

Үзәк балалар китапханәсе үзенең нәни укучылары өчен “Укыйк, ял итик – вакытны файдалы итеп үткәрик!» дигән дәрес уздырды.

Мәгълүмати технологияләр заманында балалар һәм аларның әти-әниләре еш кына Интернет челтәренә мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә аларның күбесе кечкенә укучылар өчен күпме кызыклы һәм матур журналлар нәшер ителүен белми дә. Китапханәче балаларны төрле тематикага караган «Мурзилка», «Смешарики», «Ёжик», «Домашний любимец», «От чего и почему» һ.б. журналларның зур исемлеге белән таныштырды. Журналлардан балаларга төрле табышмаклар, тизәйткечләр, ребуслар, игътибарлылыкка тестлар, хайваннар тормышындагы гадәти булмаган фактлар тәкъдим ителде.

Барысы да   журналларны бик кызыксынып карадылар. Ахырда һәр катнашучы үзенә иң ошаган журналны сайлап алды.

Автор   Сушкова Наталья  

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса