Бөгелмәнең 13-мәктәбендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне» үтте
Балалар төрле конкурсларда һәм викториналарда бик теләп катнаштылар.
Өлкәннәрнең иң зур бурычы – балаларны тормыш юлындагы кыенлыкларга, авырлыкларга әзерлү. Шуларның берсе – юлда үз-үзеңне дөрес тоту, юл кагыйдәләрен өйрәтү.
18 ноябрь көнне 13 нче урта мәктәптә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үткәрелде. ЮИД отрядының яшь инспекторлары «Хәтер шәме», «Машина йөртүче, хәтерлә, син дә ата кеше!» , «Имин юл» башлангыч сыйныф укучылары өчен «Урам һәм юл законнары» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Иң яхшы рәсемнәрны грамоталар белән бүләкләделәр. Уку көне дәвамында сыйныф җитәкчеләре куркынычсызлык минутлары, уеннар, проектларны яклау, акцияләр формасында сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
Балалар төрле конкурсларда һәм викториналарда бик теләп катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа