Бөгелмәлеләр “Балалар илне сурәтли" республика конкурсында катнаштылар”
Яшь рәссамнарга катнашкан өчен дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Бөгелмәдә һәм районда "Балалар илне сурәтли" дип исемләнгән 14нче республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Әлеге конкурста Татарстан шәһәрләре һәм районнары гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4нче сыйныф укучылары, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкән төркем балалары катнашты. Быел яшь рәссамнар өч номинация буенча картиналар язган: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүгә 100 ел, юл хәрәкәте иминлеге.
Бу көннәрдә, пандемия таралуга бәйле чикләү чараларын исәпкә алып, "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ идарәсенең территориаль бүлекчәсе белән берлектә, белем бирү учреждениеләренең конкурста катнашучылары белән, урыннарга чыгып, очрашулар үткәрде. Яшь рәссамнарга конкурста катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
"Балалар илне сурәтли" конкурсы елдан-ел популярлаша бара. Быел конкурста 77 бала катнашты һәм алар барысы да дипломнар һәм бүләкләр алды. Бөгелмә муниципаль районының 2нче лицееннан Аделина Минһаҗева "ТАССР төзелүгә – 100 ел" номинациясендә төбәк конкурсында җиңүче булды, Казан шәһәрендә узган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Арсен Байчоров, «Единая Россия" партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең әйдәп баручы белгече, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе.
Динар Хәбиров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа