Бөгелмәлеләр асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар
Чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган
30 августта бөгелмәлеләр Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында яраткан шәһәребезгә һәм республикага үз иҗатларын бүләк иттеләр.
Рәссамнар кулындагы төсле бурлар ярдәмендә П. Ненастин исемендәге сквердагы асфальт зур полотнога әверелде, анда, тылсымллы көч ярдәмендә диярсең, Татарстан символы – мәгърур әләм һәм туган якның истәлекле урыннары пәйда булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа